- ыбыр-чыбыр
- җый. 1. Кыйммәте, кирәклеге ягыннан әһәмияте булмаган нәрсәләр; вак-төяк 2. Кече яшьтәге балалар, берсеннән-берсе кечкенә бала-чага 3. күч. Дәрәҗә, абруй, байлык ягыннан түбән булган, ихтирамга лаек булмаган кешеләр. ЫБЫР-ЧЫБЫР КИЛҮ – 1) Вак-төяк эшләр белән маташу 2) Шаулашып уйнау, чабу-йөгерү (бала-чага тур.). ЫБЫР-ЧЫБЫРЛЫ – с. 1. Бала-Чагалы, шау-шулы 2. Мәшәкатьле, четерекле, бик вак ыбыр-чыбырлы эш
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.